Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

XI Дөньякүләм “Әдәби марафон”(#әдәбимарафон)да Аксу авылы китапханәсеннән 33 китап сөюче катнашты.

Мин китапханәче (№5 филиал мөдире) буларак,укучыларны китапханәгә тартуның төрле юлларын эзлим.Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә бара торган “Әдәби марафон” Дөньякүләм проектында  Аксу авылы китапханәсенең китап сөючеләре дә актив катнаша башладылар.Әдәби марафон башланырга 2атна алдан ук кемнәрнең әлеге проектта катнашырга теләкләре бар шуларны ачыклыйм,яшь үзенчәлекләренә карап китаплар белән тәэмин итәм. Бу эштә миңа Аксу урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы, марафон әйдаманы Сәмитова Алинә ярдәм итә.Алинә китапханәдә “Әдәбият сөючеләр” клубының әгъзасы булып тора.

X әдәби марафонда 21 укучы гына катнашкан булса,аның XIнчесендә 33кеше катнашты. Катнашучылар арасында 1-9нчы сыйныф укучылары,аларның әниләре,студентлар бар иде.

    XI әдәби марафон 1нче апрельдән 21нче апрельгә кадәр дәвам итте. Китап сөючеләр 21көн дәвамында укыган әсәрләреннән өзекләрне матур итеп,башкалар да кызыксынып укып барырлык итеп ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәләрендә кулдан язып урнаштырып бардылар.Үзизоляция чорында укучыларның вакытлары бушка үтмәде.Алар күп кенә татарча китаплар укыдылар,яңа дуслар белән элемтәгә керделәр.