Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:“Җәвад Тәрҗеманов-язучы,галим”.

8июль - татар язучысы, галим, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе  Җәвад Тәрҗемановның тууына 100ел тулды.Җәвад Тәрҗеманов  - Аксу авылының милли тарихында якты эз калдырган Шәрәфләр нәселәннән булган Хаҗәр Шәрәфнең улы. Шул уңайдан китапханәдә “Җәвад Тәрҗеманов-язучы,галим” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә язучы , Шәрәфләр нәселе турында тупланган тематик папкалар, аның әти-әнисенең 1912нче елда төшкән фотосүрәтләре,алар турында  язылган мәгълүмат,китаплары урын алды.