9май-Җиңү көне! Венок кую
Кайтмаганнар
Уйда сакланалар,
Җырда ятланалар
Кайтмаганнар...
Исемнәре данга төрелгәнгә
Һәйкәл булып басты
Кайтмаганнар!
Баш иябез сезгә, каһарманнар!
Авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл бар.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегәнә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.