Бөтенроссия акциясе:"Җиңү тәрәзәләре".
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 1-9 май көннәрендә узучы "Җиңү тәрәзәләре" дип аталган бөтенроссия акциясенә Аксу авылы китапханәсе дә кушылды. Акциягә кушылып, укучылар әти-әниләре белән берлектә үз өйләренең тәрәзәләрен Җиңү турындагы рәсемнәр, рәхмәт сүзләре белән бизәделәр.Фотосүрәтләр #ОКНА_ПОБЕДЫ хэштегы белән @Buinsk_biblioteka инстаграм социаль челтәренә урнаштырылды.