Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

8март-Язның беренче бәйрәме.

Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Шундый вакытта без  8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үтәбез.Аксу авылы китапханәсендә бу бәйрәмгә карата төрле чаралар үткәрелде. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, “Җавап бирә әниләр” темасына әдәби кичә,мәктәп белән берлектә “Ягез әле,кызлар!” бәйгесе үткәрелде.   Бәйгедә 7,8нче сыйныф кызлары ике төркемгә бүленеп көч сынаштылар.Төркемнәр:”Лилияләр”(8сыйныф),”Ромашкалар”(7сыйныф).Бәйге барышында  әниләргә багышланган шигырьләр,җырлар,биюләр башкарылды.ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75еллыгына багышлап алынган сорауларга укучылар төгәл җавап бирделәр.Бәйге барышында уенчыларыбыз төрле өлкәдә үзләренең уңган, җитез, белемле татар кызлары икәнлекләрен исбатладылар. Нәтиҗәдә кызларның уңышлары жюри тарафыннан тигез бәяләнде.