Республиканская акция «Рассказы о маме читаем вслух с вами»/ «Әниләр турында хикәяләрне кычкырып бергә укыйбыз” республикакүләм акция
4март-Бөтендөнья кычкырып укулар көне. Ул ел саен март аеның беренче чәршәмбесендә үткәрелә.Бу көнне Аксу авылы китапханәсе "Рассказы о маме читаем вслух с вами" республика акциясенә кушылды.Аның кысаларында укучылар яшь үзенчәлекләренә бүленеп төрле төркемнәрдә республика балалар китапханәсе тәгъдим иткән исемлек буенча әниләр турында хикәяләр уку оештырылды.Китапханәдә бу көнне "Мама-первое слово в нашей судьбе" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар Н.Каштановның "Канатлы ай",Г,Сабитовның "Иң кадерле бүләк", Б.Халимовның "Уенчыклар кибетендә", Р.Мингалимнtң "Канатларың булса..." Л.Воронкованың "Что сказала бы мама?" хикәяләрен кычкырып укыдылар.Ахырдан сыйныф җитәкчеләре һәм китапханәче укылган хикәяләр буенча балалар белән фикер алышу һәм әдәби уен үткәрделәр.