Әңгәмә:”Үзеңне наркотикларга бәйләмә!”.
Аксу авылы китапханәсендә 1март-Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан "Наркомания – афәт ул” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды.Алга куелган максатларга ирешү өчен мәктәп китапханәчесе белән берлектә урта һәм өлкән төркем укучылары катнашында ”Үзеңне наркотикларга бәйләмә!”темасы астында әңгәмә үткәрелде. Чара мәктәп китапханәчесе Шәфигуллина Д.М.ның кереш сүзе белән башланып китте.Ул начар гадәтләрнең килеп чыгуы һәм алар белән көрәш чаралары турында сөйләде. Авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. әңгәмә барышында китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан Рәдиф Сәгъдинең “Гүзәл Аппаксылу”китабында урын алган “Алсу томан” драмасына аерым игътибар бирде.Бу моңсу драмада гаять мөһим, кирәкле тема – афәт булып бүгенге безгә үтеп кергән наркомания мәсьәләсе һәм ятим, сукбай балалар, яшүсмерләр тормышы сурәтләнә. Наркомания һәм ташландык балалар – безнең заман чире. “Алсу томан ” спектакле – урамда әти-әнисез калган ятим балалар язмышы турында. Мондагы вакыйгалар бүгенге көн чынбарлыгын чагылдыра.