Әдәби-музыкаль кичә:"Татар теле-шагыйрьләр теле".
21февраль-Туган телләр көне уңаеннан мәктәп белән берлектә "Татар теле-шагыйрьләр теле" темасы астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Кичәне Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы ачып җибәрде. Ул туган телебезнең бөеклеге турында сөйләде.Чара барышында укучылар татар телебезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. "Туган телем-татар теле" исемле китап күргәзмәсендә урын алган китапларны укучыларга укырга тәгъдим итте.