Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Батырлык сәгате:"Вакыт безне сайлады".

Илебезнең үткән тормышында мәңге онытылмаслык, йөрәкләргә кан белән язылган вакыйгалар байтак. Шуларның берсе - Әфганстандагы гаделсез сугыш. Бу сугыш беткәнгә инде 31 ел вакыт узды.  Әмма аның хатирәләре, газиз аналарның тау-таш араларында башын салган батыр балалары беркайчан да онытылмас. Үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан  китапханә мәктәп белән берлектә “Вакыт безне сайлады” темасы астында батырлык сәгате үткәрде. Бу көнне “әфганчылар”  гына түгел “кайнар нокта”ларда хәрби бурычларын үтәгән егетләребез дә чакырылды.  Чараны Аксу урта мәктәбе директоры Хәйруллин Д.Т. ачып җибәрде.Урта һәм өлкән сыйныф укучылары әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.   Сугышны үз күзләре белән күреп кайткан элеккеге солдатлар – Шәрәфетдинов Рәмис, Миңнуллин Рәис укучыларга сугышның тетрәндергеч мизгелләре, якын дусларын югалтулары турында сөйләделәр, сорауларга эчтәлекле итеп җавап бирделәр.Китапханәче Нургалиева “Нинди бәхет, нинди сәгадәт ул- хезмәт итү газиз Ватанга”темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.”Баш иябез синең батырлыкка, Илебезнең данлы солдаты”, “Әфганстан-йөрәк ярасы” тематик папкалары белән таныштырды.