Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

"Рәхмәт сиңа,Әлифбам!"

5нче февраль көнне 1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.Чара "Рәхмәт сиңа,Әлифбам!" темасы астында узды.Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре ,укытучылар, 4нче сыйныф укучылары һәм авыл китапханәчесе катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар,биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.Алар "Белем иле","Татар теле","Азбука","Әлифба", "Математика" тукталышларында булып, төрле биремнәр башкардылар.Китапханәче укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.Киләчәктә тагын да китап белән дус булырга,тырышып укырга өндәде.