"Книги-бойцы, книги-победители".
Аксу авылы китапханәсендә 2020ел-Россиядә Хәтер һәм дан елына төзелгән план нигезендә чаралар үткәрү дәвам итә. "75еллыкка 75 әсәр укы!" акциясенә кушылып, укучылар китап укуларын дәвам итәләр.Китапханәче белән берлектә фикер алышалар, иң әһәмиятлеләрен дәфтәрләрдә язып баралар.Акциянең максаты укучыларны китап укырга тарту, замана балаларына сугыш һәм аның геройлары турында мәгълүмат җиткерү.