Танылган язучы Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе.
30нчы гыйнвар көнне Буа үзәк китапханәсендә танылган язучы Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе булды.Бу кичәдә язучының иҗатын яраткан, хөрмәт иткән китап сөючеләр катнашты. Башкортстанда туып үскән татар кызы Зифа Кадырова безгә "Сагынырсың-мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?", "Синсез килгән язлар","Яраларың белән яратырмын" китаплары аша таныш.Язучы очрашуда үзенең тормыш юлы, һәрбер әсәренә тукталып,геройлары турында сөйләде.Залда утыручылар арасыннан сорау бирүчеләр дә,рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучылар да күп булды. Мондый очрашулар без, китапханәчеләрдә зур тәэсирләр калдыра.