Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

ТАССРның 100еллыгы елын ачу тантанасы:"Тирән тарихлы Татарстан".

ТАССРның 100еллыгы елын ачу тантанасын Аксу авылы китапханәсе китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. мәктәп белән бергә үткәрде. Ул чараны үзенең кереш сүзе белән башлап җибәрде.ТАССР төзелүнең 100еллыгы -татар һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор булып тора.Әлеге тарихи дата үткәннәргә нәтиҗә ясау,киләчәккә күз салу өчен бик мөһим.Тантана барышында укучылар узган гасырның вакыйгаларына кагылып,автономияле республика төзелү турында чыгышлар ясадылар, туган илебезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.Аксу урта мәктәбенең тарих укытучысы Камалиева Г.Җ. презентация аша өстәмә мәгъләмат җиткерде."Татарстан Республикасы:үткәне, бүгенгесе, киләчәге" темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә китапханәче тарафыннан күзәтү ясалды. Тантана "Мин яратам сине,Татарстан!" җырын башкару белән тәмамланды.