Б.Камаловның "Язгы күкрәү" повесте буенча фикер алышу сәгате.
Якташ язучыбыз Барлас Камаловның иҗатын тулырак өйрәнү максатыннан, аның тууына 90 яшь тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Язгы күкрәү" повесте буенча фикер алышу сәгате үткәрелде.Чарада Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф.катнашты.Ул укучыларга әлеге повестьта бүгенге яшүсмерләрнең укуы, җәмәгать эшләре,дуслык һәм иптәшлекләре, беренче саф мәхәббәткә әверелерлек эчкерсез хисләре турында тасвирланганын сөйләп узды.Әсәрдә катнашучы геройлар белән таныштырды.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. Б.Камаловның китапларыннан оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.