Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби сәгать:"Каһарманлык юлы".

2020нче ел Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде.Аксу авылы китапханәсендә әлеге юнәлештә чаралар үткәрү үткән ел азагында ук башланып китте.

   Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләребезнең берсе булган Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулу уңаеннан 15нче гыйнвар көнне китапханәдә "Каһарманлык юлы"темсына әдәби сәгать үткәрелде. Чара шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышудан башланды.Аннан соң китапханәче укучыларны Ш.Маннурның китапханәдә булган китаплары белән таныштырды. Әдәби сәгать барышында  язучының "Муса" романына зур игътибар бирелде. Китапханәче 1954-1964нче елларда язылган әлеге зур күләмле әсәрдән Җәлил һәм аның көрәштәшләренең әсирлектәге тормышын гәүдәләндергән өзекләр укыды.