Әңгәмә: "Җәүдәт Фәйзи-талантлы композитор".
4нче гыйнвар -композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Җәүдәт Фәйзи-талантлы композитор" дигән темага әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә татар композиторларыннан кемнәрне беләсез соравына укучыларның җавапларын тыңлау белән башланып китте.Шуннан соң китапханәче Җ.Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Композиторның китапханәдә булган китапларына күзәтү ясады. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Нәтиҗә ясау максатыннан укучылар тест сорауларына җаваплар яздылар.Чарада катнашкан БВТның 1нче курс студенты Хәйруллин Рәсим үзенең матур җырын башкарды.