Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби сәгать:"Гасырны үзенә сыйдырган иҗат".

25нче декабрь көнне Аксу авылы китапханәсендә урта төркем укучылары белән  Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби кичә үткәрелде. Кичә "Гасырны үзенә сыйдырган иҗат" темасы астында узды. Чара Роберт Миңнуллинның "Исәнбәт" шигырын сөйләү белән башланып китте.Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты  белән таныштырды. Укучылар Н.Исәнбәтнең "Туган ил", "Тукай остаз", "Җәйге төн" һәм башка шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.7нче сыйныф укучысы Хасанова Резидә Нәкый Исәнбәт  сүләренә язылган "Уракчы кыз" җырын башкарды.  Укучылар белән "Мәкаль әйтеш", "Тапкырларга-табышмак" уеннары уйнатылды.