Эшче һөнәрләр елын ябу тантанасы:"Хезмәт кешесенә хөрмәт һәм дан!".
Аксу авылы китапханәсендә 2019нчы ел Татарстаныбызда Эшче һөнәрләр елы булуын исәпкә алып күп кенә чаралар үткәрелде. Эшче һөнәрләр елын ябу максатыннан чыгып китапханә мөдире Нургалиева Ф.Җ. мәктәп белән берлектә "Хезмәт кешесенә хөрмәт һәм дан!" темасы астында һөнәрләр яклау кичәсе үткәрде. Чарага барлык сыйныф укучылары да ел дәвамында зур әзерлек алып бардылар. Кичә барышында һәр сыйныф үзләренә бүлеп бирелгән һөнәр ияләре белән таныштырдылар. Алар арасында трактористлар, шоферлар, комбайнчылар, агрономнар, электриклар , бозау караучылар, сыер савучылар һәм башка һөнәр ияләре бар иде.