Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби сәгать:"Көчле рухлылар".

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Аксу авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә. Китапханәдә "Алар көчле рухлы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Ф.Яруллин, Ф.Әмирхан, Л.Сәлахутдинова,И.Калимуллин, М.Логинова, Н.Островскийларның китаплары урын алды.Китапханәче әлеге китап күргәзмәсенә урта төркем укучылары белән "Көчле рухлылар" темасына үткәрелгән әдәби сәгать вакытында күзәтү ясады.