Акция:"75еллыкка 75әсәр укы!”
2020нче елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында бу бөек датага әзерлек күптән башланды.Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең йөрәгендә тирән эз калдырды. Сугыш, үзләренең батырлыклары турында сөйләргә тиешле ветераннарыбыз да еллар узган саен кими бара. Сугыш елларын бөтен нечкәлекләре белән күзалларга безгә ярдәмгә китаплар килә. Аксу авылы китапханәсе “75еллыкка 75әсәр укы!” темасы астында акция игълан итте һәм шул тема астында китап күргәзмәсе оештырылды.Акциянең максаты укучыларны китап укуга тарту, замана балаларына сугыш һәм аның геройлары турында мәгълүмат җиткерү. Аксу урта мәктәбе укучылары бу акциягә бик теләп кушылды. Һәр сыйныф атнаның бер көнендә китапханәгә килеп сугыш темасына багышланган китаплар алалар һәм укыган әсәрләрен аерым башланган дәфтәрләрдә язып баралар (исемлек). Җиңү көненә кадәр һәр бала 75әсәр укырга тиеш. Бөек Җиңү көнендә җиңүчеләр ачыкланып, Мактау грамоталары тапшырылачак.