Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Сәламәтлек сәгате:“Бер ялгыш адым һәм...бер гомер” .

Ел саен 1нче декабрь көнне бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Беренче тапкыр бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне, бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан  игълан ителгәч, 1988нче елдан билгеләп үтелә башлый. Бу көн уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә “СПИД-гасыр бәласе” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә СПИД авыруын булдырмау һәм аннан саклану  чараларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан белешмә басмалар, сценарийлар куелды.  Ә өлкән сыйныф укучылары белән авыл ФАП мөдире Гарафутдинова Р.Ш. катнашында “Бер ялгыш адым һәм...бер гомер” темасы астында сәламәтлек сәгате үткәрелде.