Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби кичә:"Кеше булыйк!"

26нчы ноябрь көнне драматург һәм прозаик Шәриф Хөсәеновның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә "Таш өстендә Гөлләр үстерерлек Шәхесләре гүзәл Буаның!"темасына китап күргәзмәсе оештырылды.Якташ драматургыбызның туган  көнендә "Кеше булыйк!" темасы астында әдәби кичә үткәрелде.

Кичәнең максаты: Ш.Хөсәеновның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, замандашларының истәлекләрен укучыларга җиткерү, әсәрләреннән өзекләр белән таныштыру, укучыларда якташ драматургыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.