Әниләр бәйрәме: "Гүзәлләрдән гүзәл, изгеләрдән изге, Газизләрдән газиз әнкәйләр!"
Бу атнадагы барлык чаралар да җир йөзендәге иң кадерле кешеләр-әниләргә багышланды.Аксу авылы китапханәсендә "Әниләр-олуг затлар" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды, "Әниемә" темасына рәсемнәр ясалды, илаһи затлар турында әңгәмәләр үткәрелде, бәйрәм чарасына карата шигырьләр, җырлар өйрәнелде. Ә 22нче ноябрь көнне әниләрен котларга Аксу урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары җыелды. Укучыларның әниләре белән җыйналуларыннан файдаланып, китапханәче Нургалиева Ф.Җ. балаларның ничек итеп китап укулары белән кызыксынулары, мәдәни көндәлекләр белән ничек эш алып барулары һәм 2020нче елның 1нче яртыеллыгында нинди газета-җурналларга язылулары белән кызыксынды.Әниләргә үзенең киңәшләрен бирде.
Бәйрәмнең икенче өлешен 1нче сыйныф җитәкчесе Хасанова Гөлназ Наил кызы ачып җибәрде. Ул әниләрне иң күркәм бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.Аннан соң укучылар әниләренә бәйрәм бүләге итеп котлаулар, концерт номерлары тәкъдим иттеләр.
Әниләр өчен уеннар үткәрелде: аларның зирәклеге, җитезлеге бәяләнде.Алар "Гөлкәйләр" һәм "Чәчкәләр" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Әниләргә һәм укучыларга бүләкләр таратылды. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.
Ахырдан балалар әниләре белән берлектә китапханәдән китаплар алып, шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
.