"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы .
15нче ноябрь көнне башкалабыз Казанда "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы үткәрелде.Чара Казан Универсиада авылы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залында узды. Тантанада Буа районыннан да китап сөючеләр бар иде.Шулар арасында иң күп катнашучылар Аксу авылыннан . Менә алар: Vсыйныф укучылары Сәмитова Алинә, Сабирҗанова Язилә, Гобәйдуллин Искәндәр һәм аларның әниләре Сәмитова Лилия Шәүкәт кызы, Сабирҗанова Гөлнара Фоат кызы, Гобәйдуллина Илсөяр Илдүс кызы, китапханәче Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы. Катнашучыларның барысына да Дипломнар тапшырылды.