Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әңгәмә: "Хезмәтне ярат, тырыш бул".

Укучыларны һөнәрләр белән таныштыру, аларда кызыксыну уяту, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, Аксу урта мәктәбенең 2-3 нче сыйныф укучылары белән  8нче ноябрь көнне китапханәдә "Хезмәтне ярат, тырыш бул"дигән темага әңгәмә үткәрелде.Чара Габдулла Тукайның шигырьләренә, хикәяләренә нигезләнеп алып барылды. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. шагыйрьнең  "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре һәм "Һәркем эштә" хикәясе  аша укучылар белән фикер алышты.Әңгәмә барышында балаларның әти-әниләре нинди һөнәр ияләре булу турында искә алынды.