Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Без көчле,бедәм халык".

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык.Халыклар бердәмлеге көненә карата Аксу аылы китапханәсендә "Без көчле,бедәм халык" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.