Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Тарихи сәгать:"Хәтер китабы аша хәтерләү".

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел.

   Аксу авылы китапханәсендә бу көнне  «Хәтер китабы аша хәтерләү” темасы астында тарихи сәгать үткәрелде.Чара барышында сәяси репрессия корбаннарының Хәтер Китабының 21нче томына күзәтү ясалды.  Әлеге китап битләрендә  Совет власте тарафыннан  административ  тәртиптә  репрессияләргә дучар ителгән , ягъни  нахакка мал-мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп,  бөтен гаиләсе белән илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгәннәрнең Буа районы буенча исемнәре бирелгән.Без укучылар белән бу китапка кергән авылдашларыбызың исемнәрен барладык.Чара барышында  Аксу авылыннан чыккан бөек шәхесләр бертуган  Шәрәфләрне дә искә алдык. Чөнки алар арасыннан Галимҗан Шәрәф - репрессия корбаны. Чара ахырында мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдык.