Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби-музыкаль кичә: "Шигырьләрең ,Мостай, һәрчак шулай, Гизеп үтсен илләр арасын!"

20октябрь-Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100ел тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара "Шигырьләрең ,Мостай, һәрчак шулай, Гизеп үтсен илләр арасын!"темасы астында узды.Кичәне китапханәче Нургалиева Ф.Җ. М.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлады.Аннан соң 5нче сыйныф укучылары М.Кәримнең "Озын-озак балачак" автобиографик повестыннан "Калач ашарга бару" күенешен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә барышында шагыйрьнең бик күп шигырьләре укылды,аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.