"Татарча диктант"-2019
Бүген, ягъни 19нчы октябрь көнне, бөтен дөнья буенча "Татарча диктант" акциясе булып узды. Бу чарада Аксу урта мәктәбе дә катнашты.Татарча диктантны 5-11нче сыйныф укучылары , укытучылыр, әти-әниләр язды.Бу акциядән авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. да читтә калмады. "Татарча диктант" акциясе өчен Р.Миңнуллинның "Мин кулыма китап алам" текстыннан өзек алынган иде.Аны Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы укыды.