Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Мәдәни көндәлекләр тапшыру тантанасы.

20 нче сентябрь  көнне  Аксу урта  мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына  Мәдәни көндәлекләр тапшыру тантанасы булды.Башлангыч сыйныфларда барлыгы 20 укучы белем ала. Чарада 1нче сыйныф укучыларының әниләре, сыйныф җитәкчеләре, авыл китапханәсе мөдире(филиал №5) Нургалиева Ф.Җ катнашты.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. “Укучының мәдәни көндәлеге “ дигән республикакүләм проектның максатлары,әһәмияте турында сөйләде,мәдәни көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләде.4нче сыйныф җитәкчесе Сабирзянова Г.Ф. “Укучының мәдәни көндәлеге “  сайтында ничек эш алып барырга кирәклеген аңлатты.