Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китапханәгә яшь китап укучылар кабул итү бәйрәме :"Китап-белем чишмәсе".

Аксу авылы китапханәсендә 10нчы сентябрьдән 15нче сентябрьгә кадәр "Китаплар иле сезне көтә!" темасы астында ачык ишекләр атналыгы игълан ителде.  11нче сентябрь көнне  1нче сыйныф укучылары өчен "Китап-белем чишмәсе" темасы астында китапханәгә яшь китап укучылар кабул итү бәйрәме  үткәрелде.Чараның максаты: 1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру;китап укуга кызыксыну уяту;аларга сакчыл караш тәрбияләү;укучыларның беренче тапкыр китапханәгә керүен истәлекле көн итеп билгеләп үтү.

Китапханәче китаплар турында сөйләде, китапларны уку кагыйдәләре белән таныштырды."Кызыклы китаплар иленә-китапханәгә рәхим ит!" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга бүләкләр һәм "Китап уку кагыйдәләре"  темасы астында ясалган буклетлар тапшырылды.Ахырдан укучылар үзләренең яшь үзенчәлекләренә туры килгән китаплар алдылар.Сыйныф җитәкчесе Хасанова Гөлназ Наил кызы укучыларының киләчәктә китапханәнең даими укучылары булуына ышаныч белдерде.