22август-Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
22 август - Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Аксу авылы китапханәсендә бу көн уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Аксу авыл җирлеге рәисе Хәйретдинов М.М. һәм аның секретаре Шарафуллина Г.И. катнашында РФ Дәүләт флагы көненең әһәмияте турында фикер алышу үткәрелде.