Телдән журнал:“Россиянең дәүләт символлары” .
Аксу авылында мәдрәсә каршында 10нче июньнән 23нче июньгә кадәр җәйге лагерь оештырылды.Анда барысы 25 бала йөри. Аларны дин сабакларына авылыбызның абыстае Шарафуллина Фатыйма Гали кызы өйрәтә. 11нче июнь көнне мәдрәсәдә балалар янында авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. да булды. Ул алар белән 12 июнь-Россия көненә карата “Россиянең дәүләт символлары” дигән тема астында телдән журнал үткәрде.
Чара ахырында “Россия-минем Ватаным” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче күргәзмәдә урын алган китапларны укырга тәгъдим итте.