Күңел ачу кичәсе:"Күңелле балачак".
1июнь-Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Күңелле балачак" темасы астында күңел ачу кичәсе үткәрелде. Чара ике өлештән торды.Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар "Иң оста шигырь сөйләүче", "Иң матур җырлаучы", "Иң матур биюче" номинацияләрендә катнашып, үзләрен төрле яклап сынадылар.Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар белән ачык һавада төрле уеннар ,ягъни "Кече Сабантуй" үткәрелде.