Туган тел кененә карата әдәби сәгать.
“Туган тел – иң татлы тел” дигән исем астында 18 февраль кенне 3-4 нче сыйныф укучылары белән берлектә туган тел кененә багышлап әдәби сәгать үтте.
Китапханәче Хамзина Дилбәр кичәне алыр барды.Укучылар туган телгә багышлап төрледән-төрле мәкальләр, табышмаклар әйттеләр. Хасанов Рифат, Хакимҗан Халиковның “Сөйләшәләр безнеңчә” һәм Валеева Кәмилә, Энҗе Мөэминованың “Туган телем” дигән шигырьләрен сөйләделәр.
“Туган телем- иркә гөлем” диеп аталган китап күргәзмәсе булдырылды. Күргәзмәгә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев китаплары һәм балалар өчен язылган газета- журнал материаллары (“Салават күпере” журналлары “Сабантуй” газеталары) белән тулыландырылды.
Кичә “Туган тел” жыры белән тәмамланды.