"Тукай - безнең күңел түрләрендә!" рәсем конкурсы
29 март көнне Шәйморза авылы китапханәсендә Г.Тукайның 133 еллыгына карата "Тукай- безнең күңел түрләрендә!" дигән тема астында Тукайның әсәрләре буенча рәсем конкурсы оештырылды.
1. Г.Тукайга карата "Без Тукайлы халык" дигән темага китап күргәзмәсе ясалды.
2. Тормыш, иҗат юлы белән таныштырылды.
3. Рәсемнәрне яклау булды.
4. Йомгаклау. Бүләкләр, китаплар тәкъдим ителде.