"Йолдызлы сәгать" уены
21 февраль көнне Шәйморза авылы китапханәсендә туган тел көненә багышланган "Йолдызлы сәгать" уены уздырылды. Тактага биремнәр язылды. "Туган телем" җыры җырланды. Уен 4 турда уйнатылды. Беренче урынны 3 сыйныф укучысы Яфизова Рәмилә алды. "Мәктәбем-гомер учагым" китабы белән бүләкләнде.