"Наркотиксыз яшик әле" әңгәмә
30 июнь көнне Шәйморза авылында "Наркотиксыз яшик әле" дигән тема астында, яшьләр белән әңгәмә уздырылды. "Тайгак юлдан атламыйк" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Идрисова Р. "Наркомания афәт ул" дигән темага чыгыш ясады. Камалиев З. газета битләреннән наркомания турында кычкырып укыды.