Тыл һәм хезмәт ветераны белән очрашу
10 февраль көнне авылыбызның тыл һәм хезмәт ветераны Каюмов Хатыйп абыйның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Хатыйп абый үзенең хезмәт елларын, үткән тормышын искә алып сөйләде. Мул табын артындагы очрашуга Яңа Шәйморза авылының мөхтәрәм шәхесләре җыелган иде.Заһит Хабибуллин, Марс Алиев,Хәйдәр Идиатуллин Хатыйп абыйдан эш серләренә өйрәнгәннәрен искә алып сөйләделәр.Районыбызның башкарма комитеты җитэкчесе урынбасары Вагыйз Гомәров, җирле үзидарә җитэкчесе Шакирова Г.К. үзләренең җылы котлауларын җиткерделәр. Очрашу җыр-музыка белән үрелеп барды.