Н.Шаймурзинская сельская библиотека - филиал № 42
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-42/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422452 РТ, Буинский р-н, д.Н.Шаймурзино, ул.Коперативная, д.5

"Наркомания кешелек дошманы" кисәтү сәгате

26 гыйнвар көнне Шәйморза авылы китапханәсендә "Наркомания кешелек дошманы" дигән темага кисәтү сәгате уздырылды. Максатыбыз наркомания афәте котырган чорда, укучыларда тормышта дөрес юнәлеш алу, үз фикерләрендә тора алуны формалаштыру иде. Китапханәче укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырды, наркоманиянең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләрен аңлатты. Авыл фельдшеры кеше организмына наркотик матдәләрнең йогынтысы, аның бәйлелек сәбәпләрен аңлатты.