"Мин балачак иленнән һәм анда калам” конкурс кичә
17нче март көнне Шәйморза авылы китапханәсендә балалар язучысы, якташ шагыйрәбез, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Йолдыз Шәрәповага багышланган “Мин балачак иленнән һәм анда калам”дигән темага конкурс кичәсе оештырылды.
"Якташ шагыйрә Йолдыз Шәрәпова”дигән темага китап күргәзмәсе ясалды.
1. Балаларны шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды
китапханәче Идрисова.Р.З.
2. Укытучы Замалетдинова А.З. укучыларда мавыктыргыч шигърият дөньясы белән кызыксыну уяту йөзеннән шигырьләрен кычкырып сәнгатле итеп укыды. Йолдыз белән бер мәктәптә укыган вакытларын искә алып сөйләде.
3. "Дельфинга хат" исемле җырын тыңладык магнитафон тасмасыннан Ә.Усманов көе.
4. "Мин балачак иленнән һәм анда калам" дигән конкурста укчылар шигырьләрен яттан, сәнгатле итеп сөйләделәр.
5. Йомгаклау. 1нче урын Шәйхиева Дилбәр. “Колаклы коймаклар”.
2 нче урын Яфизова Рәмилә “Песнәк”.
3 урын Валиуллина Илүзә И.”Бабаемның туган көне”