"Китапханә - белем йорты"Ачык ишекләр көне.
27 май-Бөтен россия китапханәләр көненә карата Шәйморза авылы китапханәсендә "Китапханә - белем йорты "дигән тема астында Ачык ишекләр көне үткәрелде.Китапханәгә экскурсия ясалды,китап фонды ,китапханә тәртипләре белән таныштырылды.Яңа килгән китаплар,газета -журналлар белән таныштырылды.Укучылар үзләре яраткан китапларыннан шигырьләр,әкиятләр укыдылар.Өйгә укырга китаплар тәгъдим ителде.