«Шигырьләрдә - минем йөрәгем» китап күргәзмәсе
Публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска 80 яшь. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Шигырьләрдә - минем йөрәгем» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының тормыш, иҗат юллары белән танышу, китапларына күзәтү ясалды.