"Хыялларым үзем белән" китап күргәзмәсе
13 апрель көнне Шәйморза авылы китапханәсендә, куренекле шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Әхмәтҗановның 80 ел тулуына "Хыялларым үзем белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Бу күргәзмәдә шагыйрьнең төрле елларда дөнья күргән китаплары урнаштырылды, китаплары укырга тәкъдим ителде.