"Әфганстан сугышы-йорәк ярасы" күргәзмә
15 февраль Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә "Әфганстан сугышы-йорәк ярасы" дигән темага күргәзмә һәм папка ясалды. Безнең авылдан да 5 егеткә әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Бәхеткә каршы 5се дә исән-сау туган авылга әйләнеп кайталар. Әфганчы авылдашларга багышлап стенд ясалды.