"Рәхмәт сезгә ветераннар" акция
7 август көнне Шәйморза авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата "Рәхмәт сезгә ветераннар" дигән темага акция узды. Акциядә катнашучылар ветераннарыбызга булган теләкләрен китапханәдә урнаштырылган "Рәхмәт сезгә ветераннар" стендына үзләренең изге теләкләрен язып калдырдылар.