"Күренекле мәгърифәтче - галим" күргәзмә
14 февраль көнне Шәйморза авылы китапханәсендә мәгърифәтче,тарихчы, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйринең 195 еллыгына карата "Күренекле мәгърифәтче- галим" дигән темага күргәзмә һәм папка ясалды. Каюм Насыйринең тормыш һәм иҗат юлы белән китапханәче Идрисова Р.З. таныштырды, китапларга сәяхәт ясалды.