"Туган авылым Шәйморза" авылдашлар очрашуы
14 июль көнне Шәйморза авылында "Туган авылым Шәйморза" дигән темага авылдашлар очрашуы узды. Кичәбезнең төп оештыручысы, авылдашыбыз Марс Алиев чыгыш ясады. Авыл советы рәисе Шакирова Г.К. авылыбыздагы эшләнгән эшләргә йомгак ясады. "Туган авылым Шәйморза" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Авыл үзешчәннәре авылдашларны күңелле ял иттерде.