Черки-Гришинская сельская библиотека - филиал № 38

Язучы - драматург Айгел Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе

10 апрель көнне Күл - Черкен авылы китапханәсендә Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче язучы - драматург Айгел Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе булды. Кичәдә мәктәп укучылары, укытучылар һәм китап сөюче өлкәннәр катнашты. Кичәне китапханәче алып барды. 5 сыйныф укучылары авторның "Әби, Илнур һәм шигырь дигән әсәрен сәхнәләштерделәр. 8-9 сыйныф укучылары шигырьләрен сөйләделәр. Иң күп китап укучыбыз Вәлиев З.С. язучының әсәрләре буенча фикерләрен уртаклашты. Язучы яңа китаплары, шигырьләре белән таныштырды. Соңыннан китап сөючеләр автордан автографлар алдылар. Очрашу җылы тәэсирләр калдырды.