Конференция- "Язучы һәм Заман"
10 январь көнне Күл-Черкен авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Дәүләт бүләге лауреаты А.Гыйләҗевның тууына 90 еллыгына багышлап "Язучы һәм Заман" дигән темага конференция үткәрелде. Монда укытучылар һзм укучылар катнашты. Китапханәче чарада катнашучыларны язучының тормыш юлы белән таныштырып үтте, "Сагынабыз сине, Аяз абый!" дигән китап күргәзмәсе янында күзәтү оештырды.